Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан депутаты кече һәм урта эшмәкәрлеккә салым каникулларын сорарга тәкъдим итте

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу тулаем Россия икътисадын үстерүдә алгарыш була алыр иде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты парламент утырышында, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен салым каникулларын кертүне сорап, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим итте.

Олег Коробченко пандемия вакытында эшмәкәрлекнең проблемалары байтак булуын искәртте. «Проблемаларның берсе — импорт белән көндәшлеккә сәләтлек. Еш кына Кытай белән. Республикада товар җитештереп тә, көндәшлеккә сәләтле булмаган компанияләр бар», — диде депутат.

Ул салымнар күләме зур булуына игътибар юнәлтте. «Безгә ярдәм күрсәтелә, ләкин эшмәкәрләргә төп фондларын яңартырга, импорт белән көндәшлек итәргә кирәк. Без Дәүләт Советыннан Дәүләт Думасына кече һәм урта эшмәкәрлекккә бер биш елга булса да салым каникуллары кертү тәкъдиме белән чыга алмыйбызмы?» — диде.

«Бюджетта кече һәм урта эшмәкәрлектән салым күләме әллә ни зур түгел. Без эшмәкәрләргә базарда конкуренция мөмкинлеге бирәчәкбез. Фәрит Хәйруллович, Дәүләт Думасына кече һәм урта эшмәкәрлек өчен булса да салым каникуллары турында тәкъдим белән чыгарга кирәк», — диде Олег Коробченко.

ТР Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев бу тәкъдимне карарга әзер булуларын әйтте.

«Берткетмәгә кертербез. Профильле комитетлар белән бу сорауларны карарга кирәк. Бу тулаем Россия икътисадын үстерүдә алгарыш була алыр иде. Биш ел булырмы, өч елмы… Салым өлкәсендә өстенлекләр кирәклеге сорау тудырмый», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев