Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан халкы Кырымга кадәр поездда бара алачак

Татарстан халкы Кырымга кадәр Мәскәү аша поездда бара алачак. Бүген «Гранд сервис Экспресс» тимер юл буенча пассажирлар ташучы компания ярымутрауга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан билетлар сата башлады.

 

«Кырымга беренче пассажирлар Мәскәүдән Симферопольгә һәм Санкт-Петербургтан Севастопольга тимер юл буйлап 2019 елда ук, Керчен бугазы аша күпернең тимер юл өлешен файдалануга тапшырганнан соң ук бара ала», – диелә Россия Транспорт министрлыгы хәбәрендә.

«Гранд Сервис Экспресс» компаниясе мәгълүматлары буенча, Мәскәү – Симферополь поезды 24 декабрьдән көн саен йөри башлаячак. Юл вакыты 33 сәгать тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Россия башкаласыннан ул 23.45 сәгатьтә китә, 8.50 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Мәскәүгә кире беренче поезд 26 декабрьдә 18.20 сәгатьтә китәчәк, 5.10 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Бу юнәлеш буенча купе вагонына билетлар 2966 сумнан, СВ – 9952 сумнан башлана.

Санкт - Петербургтан Севастопольгә беренче поезд 23 декабрьгә билгеләнгән. Юл озынлыгы 43,5 сәгать тәшкил итәчәк. Ул 14.00 сәгатьтә китә, 9.25 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Тверь, Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Кире рейс 25 декабрьгә планлаштырылган. Севастопольдән поезд 15.55 сәгатьтә чыга, 10.20 сәгатьтә килеп җитә.

Әлеге маршрут буенча плацкарт вагонда йөрү – 3,5 мең сумнан, купе вагонында 3906 сумнан башлана.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196629/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев