Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлиген республикага кунакка чакырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудны республиканың хәзерге икътисади хәле, сәнәгать үсешенең...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудны республиканың хәзерге икътисади хәле, сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, Ислам кануннарына туры килгән партнерлык банкингы системасын кертү турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны эшлекле даирә вәкилләрен кызыксындыра алырлык Татарстанда тормышка ашырыла торган инвестиция проектларына аерым тукталды.
Очрашуның азагында Рөстәм Миңнеханов Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согудка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына кунакка чакырды.
"Без Татарстан эшлекле делегация вәкилләре һәм хаҗ кылучыларга күрсәтелгән игътибарга бик рәхмәтле. Безнең элемтәләр Татарстан Республикасының мөселман Диния нәзарәте өлкәсендә дә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә үсеш кичерүе куандыра. Сезнең белән очрашу мөмкинлеген тудырган һәм Мәликлектә безгә оештырылган матур программа өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Россиягә кылган сәфәрегез кысаларында Татарстанны да күреп китәргә чакырам", - диде Миңнеханов.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/07/134597/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X