Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 40 килограммлы җәен тотканннар

Чиләбе кешесе Сергей Козин Татарстанда 41,7 килограммлы җәен балыгы тоткан, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу әлегә аның кармагына эләккән иң зур балык. Зур балык турында хыялланып, Сергей үзенең Алексей исемле иптәше белән Уралдан Минзәләгә килгән. Җәен балыгын алар өч көн аулаган. "Бездә Чиләбедә җәеннәр юк, бу җәен мин тоткан иң...

Чиләбе кешесе Сергей Козин Татарстанда 41,7 килограммлы җәен балыгы тоткан, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу әлегә аның кармагына эләккән иң зур балык.

Зур балык турында хыялланып, Сергей үзенең Алексей исемле иптәше белән Уралдан Минзәләгә килгән. Җәен балыгын алар өч көн аулаган.
"Бездә Чиләбедә җәеннәр юк, бу җәен мин тоткан иң зур балык. Ләкин Кама, Идел, Днепрда моннан да зуррак җәеннәр була, дип беләм", - ди Сергей.

Су астында ау белән ул 2009 елда мавыга башлаган, ул чакта аңа 45 яшь булган. Балык эзләп Татарстанга беренче тапкыр гына килүе түгел. Минзәлә һәм Казанда балыкчылар арасында үткәрелгән ярышларда даими катнашып тора.

Чиләбедә балыкчылык бик популяр, ди Сергей, Уралда алар иптәшләре белән "Су асты спорты Урал клубы"н оештырган. Кыш көннәредә балыкчылар бассейнда су астында мишеньга атарга өйрәнеп, күнекмәләр үткәрәләр икән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев