Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда азык-төлек карточкалары гамәлгә кертелә

Россия хөкүмәте, аз керемле халыкка ярдәм йөзеннән, азык-төлек карточкалары кертергә җыена. Электрон азык-төлек сертификатына алкоголь һәм тәмәке продукциясе кертелми. Аерым чыганакларга караганда, исем­лектә төрле ярма һәм консервлар да карал­маган. Әлеге кар­точкалар ит, сөт, балык продукциясе, яшелчә-җи­меш, йомырка һәм яшел тәм­ләткечләр сатып алу мөм­кин­леге бирә. "Карталарны әлеге системада эшләргә теләк белдергән...

Россия хөкүмәте, аз керемле халыкка ярдәм йөзеннән, азык-төлек карточкалары кертергә җыена.
Электрон азык-төлек сертификатына алкоголь һәм тәмәке продукциясе кертелми. Аерым чыганакларга караганда, исем­лектә төрле ярма һәм консервлар да карал­маган. Әлеге кар­точкалар ит, сөт, балык продукциясе, яшелчә-җи­меш, йомырка һәм яшел тәм­ләткечләр сатып алу мөм­кин­леге бирә.
"Карталарны әлеге системада эшләргә теләк белдергән барлык кибетләрдә дә кулланып булачак, әлеге проект өчен аерым сәүдә челтәре төзү кирәкми", - дип белдерделәр Сәүдә һәм сәнгать министрлыгында.
Русиядә 23 миллион кеше яшәү минимумыннан түбән керемле, ягъни аена 10 мең сум чамасы акча ала. "Росстат" мәгълүматлары буенча, узган ел мондый категориягә керүчеләр 16 миллион чамасы кеше тәшкил иткән. Билгеле, әлеге тенденция дәвам итсә, ашыгыч чаралар күрү сорала. Һәм бу очракта азык-төлек карточкалары куллану, Хөкүмәт әгъзалары билгеләвенчә, иң нәтиҗәле юл булачак. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исә бу программаның аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм генә түгел, үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирүгә этәргеч булачагына да ышана. Билгеле, әлеге карточкалар белән бары тик Россия товарларын гына сатып алып булачак.
Халыкка адреслы азык-төлек ярдәме программасын быел эшләп бетерергә һәм гамәлгә кертергә планлаштыралар.
http://bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев