Түбән Камадагы бер балалар бакчасына хезмәткәр эшкә эчкән килеш килгән. Икенче берәве аны видеога төшергән һәм җитәкчелеккә күрсәтәм, дип куркыткан. Эчеп килгән хатын камераны куллары белән каплап хезмәттәшенә һөҗүм итәргә җыенган. ntrtv.ru хәбәр иткәнчә әлеге видеодан соң хезмәткәр эшеннән азат ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз