Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар

Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар.

Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның өч мәктәбендә – дүрт, Менделеевск районындагы мәктәптә – тагын дүрт һәм Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган.

«Министрлык көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр үткәрелә, сыйныф бүлмәләре даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла. Бер бүлмәдә балаларның күпләп җыелуына юл куелмый, укытучылар битлек режимын сакларга тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев