Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда булып киткән туристлар янәдән республикабызга килә

Татарстанда туристларның күпчелеген республикага кабат ял итәргә килүчеләр тәшкил итә. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

 

«Без туристларның Татарстанга сәфәр кылганнан соң калдырган фикерләренә мониторинг үткәрәбез, алар республика халкының кунакчыллыгын, чисталыкны һәм бик яхшы инфраструктураны билгеләп үтә. Шунлыктан кешеләр бирегә кабат килергә әзер, чөнки берьюлы барысын да карап өлгерә алмыйлар. Туристларның 60 процентка якыны — Татарстанга яңадан килүчеләр», — диде Иванов.

Киләчәктә туризм өлкәсендә эшләүчеләр әлеге санны «Бөек Болгар юлы» проекты хисабына арттырырга ниятли. «Татарстанда ике яки өч тапкыр булган кешеләрнең бирегә дүртенче, бишенче мәртәбә килүен, республика һәм күрше төбәкләр белән танышуын телибез», — дип искәртте ул.

Бүген Татарстан туризм базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр Татарстанга сәяхәт итүне Европаның башка илләренә альтернатива буларак карый.

«Без республикага Казанда беркайчан да булмаган һәм Европага яки башка чит илләргә даими рәвештә сәяхәт иткән бик күп кешенең килүен күрәбез», — диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/01-08-2020/tatarstan-turistlaryny-yartysynnan-artygy-respublikaga-kabat-kil-che-keshel-r-5760619

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев