Татарстанда өч елдан “Ядъкәр” порталы эшли башларга мөмкин
Бүгенге көндә “Ядъкәр” дип исемләнгән нәсел порталы ябык режимда эшли инде.
Бу хакта республиканың архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Өч елдан нәсел порталы ачык режимда эшли башласын өчен безгә 11 миллион язманы индексацияләргә кирәк, бүгенге көндә 12 авыл турында мәгълумат тупланып индексацияләнгән, бу бик күп вакыт таләп итә торган эш. Шул ук платформада, сез биргән белешмәләрне кулланып, үзлегеннән нәсел агачы төзи алучы интеллект системасы да булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев