Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда еланнарның аеруча таралган районнары билгеле

Агулы елан елга-күл буйлары, агач күләгәсе кебек урыннарда һәм таш арасында качып ята.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда еланнарның таралган урыннары билгеле. Бу хакта “Татар-информ”га Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман хәбәр итте.

“Безнең җирлектә агулы еланнардан гади һәм чүлдәге кара еланны (гадюка) очратырга була. Алар икесе дә канун тарафыннан саклана һәм Кызыл китапка кертелгән. Кара елан ешрак Биектау, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында очрый. Шулай ук төньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда да очратырга мөмкин. Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында кара еланны очрату мөмкин түгел. Ә менә чүл кара еланы (степная гадюка) урман-дала территорияләрен ярата. Аны бары тик Спас районында гына күрергә була”, – диде ул.

Аның сүзләренчә, еланнарның активлык чоры апрель ахырыннан башлана һәм октябрьнең беренче яртысына кадәр дәвам итә. Бу – аларның парлашу, аталану чоры. Шуңа күрә еланнар аеруча да зәһәр була. Еланнар салкынча урынны ярата. Күп очракта алар елга-күл буйларына яшеренә, ташлар арасына кача яки агач күләгәсендә ята.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, быел елан чагу очраклары теркәлмәгән. Узган ел исә Казанның 7 нче хастаханәсендә урнашкан токсикология үзәгенә 37 кеше мөрәҗәгать иткән, 28 кеше хастаханәгә салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев