Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда икмәккә бәя артмас дип ышандыралар

Россия Авыл хуҗалыгы министрының "киләсе елның апреленә илдә икмәккә бәяләр күтәреләчәк" дигән сүзләре күпләрне сагаерга мәҗбүр итте инде. Күпләр ипигә бәя хәзердән үк арта башлар, дип кайгыра. Ә менә татарстанлыларга борчылыр урын юк. Җаваплы идарәчелек республикада ипи бәяләре күтәрелмәячәк дип ышандыра. Кайсы гына йортны алма, табындагы иң кадерле ризык -...

Россия Авыл хуҗалыгы министрының "киләсе елның апреленә илдә икмәккә бәяләр күтәреләчәк" дигән сүзләре күпләрне сагаерга мәҗбүр итте инде. Күпләр ипигә бәя хәзердән үк арта башлар, дип кайгыра. Ә менә татарстанлыларга борчылыр урын юк. Җаваплы идарәчелек республикада ипи бәяләре күтәрелмәячәк дип ышандыра.
Кайсы гына йортны алма, табындагы иң кадерле ризык - икмәк. Күпләр тормышларын аңардан башка күз алдына да китерә амлый. Шуңа күрә халык кибеттәге ипи бәяләрен җитди контрольдә тота. Икмәккә бәянең аз гына күтәрелүе дә күпләр өчен зур борчуга әверелә.
Ипи бәясе 30 сумга җитмәгәе
Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашкач, бу тема аеруча актуальләште. Хәтерләсәгез, узган ел азагында республикада ипи бәяләре 5-6 процентка күтәрелде. Шулай да, җаваплы идарәчелек бу өлкәне тиз арада контрольгә ала алды. Соңгы вакытта исә халык арасында "ипигә бәя арта" дигән сүзләр яңадан ишетелә башлады. Моңа Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның сүзләре сәбәп булды.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россиядә икмәкнең уртача бәясе 22-25 сум тәшкил итә. Тиздән ул 25-30 сумга кадәр үсәргә мөмкин. Александр Ткачев сүзләренә караганда, хәзерге ипи килограммы 8 сум торган бодайдан пешерелгән. Хәзер инде бер килограмм бодайның бәясе 10 сум тора. "Без икмәк бәясен күтәрми булдыра алмыйбыз. Тармакта балансны саклау кирәк", - дип белдергән министр "РИА Новости" сайтына.
Россиянең дәүләт статистикасы хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, август аенда икмәкнең бер килограммы, нинди оннан эшләнгән булуыннан карап, 40,83 сумнан алып 63 сум аралыгында тирбәлә. Бу - узган елның шушы ук чоры бәяләре белән чагыштырганда 11-14 процентка кыйммәтрәк.
Татарстанда артмаячак
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов якын арада икмәккә бәя күтәрелмәячәк, дип ышандыра. Хәзерге вакытта икмәкнең төбәк фонды өчен 1,5 миллион тонна бодай әзерләнгән. Татарстанның алдынгы инвесторлары тарафыннан саклау өчен амбарларга кертелгән икмәк күләме дә шактый зур.
- Әлеге икмәк Татарстан ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен җитәрлек булачак. Шуңа күрә ипинең социаль төрләренә бәя арттыру турында сөйләү әлегә урынсыз, - дип белдергән иде ул журналистлар белән очрашуларының берсендә.
Әлбәттә, биредә сүз яңа елга кадәрге чор турында гына бара. Тик җаваплы идарәчелек ипигә бәяләр киләсе елда да тотрыклы булып калачак дип ышандыра.
Аз керемле кешеләр өчен - өстәмә азык-төлек
Тагын бер яңалык - Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәткә аз керемле гаиләләргә махсус азык-төлек карточкалары кертү буенча махсус концепция әзерләп керткән икән. Әлеге документ мохтаҗ гаиләләрне өстәмә азык-төлек белән тәэмин итүне күздә тота.
- Россиялеләргә махсус банк карталары өләшенә. Аларга килгән акчаны үзебездә җитештерелгән товарлар сатып алу өчен кулланып булачак. Программада якынча 15-16 миллион аз керемле россияле катнашыр дип фаразлана, - дип ассызыклыйлар министрлыкта.
Продуктлар исемлеге әлегә әзер түгел. Шунысы билгеле, әлеге программаны тормышка ашыру өчен якынча 240 миллиард сум акча таләп ителергә мөмкин.
Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цены на хлеб