Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ир "тещасына" пистолеттан аткан

Алабугада яшәүче ир пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була. Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга куып чыгара. Ярый әле ханымның өстендә урамнан кергәч салырга өлгермәгән курткасы...

Алабугада яшәүче ир пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була.

Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга куып чыгара.

Ярый әле ханымның өстендә урамнан кергәч салырга өлгермәгән курткасы була, шуңа күрә ул җитди тән җәрәхәтләре алмый, дип яза "Бөгелмә авазы".

Алабугалының гаебе тулысы белән расланган. Хатынының әнисе киявенә карата җинаять эше кузгатмауларын сорый. Суд аны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев