Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда июль уртасында нибары 7 градус җылылык көтелә

Татарстан территориясендә алдагы өч тәүлектә тотрыксыз һава торышы күзәтелә, урыны белән яңгыр булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте. Ул киләсе төндә көчле яңгырлар булачагын җиткерде. Төнлә минималь температура 10-15 градус җылы була. "Алга таба төнге температура 7...

Татарстан территориясендә алдагы өч тәүлектә тотрыксыз һава торышы күзәтелә, урыны белән яңгыр булачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.

Ул киләсе төндә көчле яңгырлар булачагын җиткерде.

Төнлә минималь температура 10-15 градус җылы була. "Алга таба төнге температура 7 дән 13 градуска кадәр җылы тирәсендә тирбәләчәк. Иртәгә көндез 14-19 градус, алга таба 14тән 20 градуска кадәр җылы фаразлана", дип җиткерә ул.

Алдагы төндә көчле яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр көчәючән җил саклана. Иртәгә көндез җил секундына 16 метрга кадәр, уртача булачак, дип белдерде Ирина Трущина.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев