Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Татарстанда Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Федеральные куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.

 

«Татар-информ» язуынча, террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Бүген аларны кулга алганнар.
 
Тоткарлау операциясендә Россия Федеральный куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Федеральный куркынычсызлык хезмәтенең Омск һәм Ульяновск өлкәләре буенча идарәләре, шулай ук ​​полиция һәм Росгвардиянең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашкан.
 
Тоткарлау һәм тентүләр Казан, Ульяновск һәм Омскида ундүрт адрес буенча үткәрелгән. Тентүләр вакытында күпсанлы тыелган әдәбият, оешмага яңа әгъзаларны җәлеп итү буенча хисаплар табылган.
 
Шулай ук ​​оешма әгъзаларының Татарстан мөселманнары арасында Конституцияг каршы пропаганда алып баруын раслый торган документлар конфискацияләнгән. Тоткарланучылар арасында ячейка лидерлары да бар.
 

Чыганак һәм фото:http://matbugat.ru/news/?id=22257

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев