Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда климат җылына: июль – гадәттәгедән эссе, сентябрь кызу һәм яңгырлы булачак

Татарстанда елдан-ел климатның җылынуы күзәтелә: һава 10 елга уртача 0,34 градус тизлек белән җылына. Бу - 1951 елдан 2016 елга кадәрге күрсәткечләр. Шул ук вакытта, узган гасырның 70нче елларыннан уртача еллык температураның тизрәк җылына башлавы күзәтелә, аның тизлеге - 10 елга 0,54 градус тәшкил итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс...

Татарстанда елдан-ел климатның җылынуы күзәтелә: һава 10 елга уртача 0,34 градус тизлек белән җылына. Бу - 1951 елдан 2016 елга кадәрге күрсәткечләр. Шул ук вакытта, узган гасырның 70нче елларыннан уртача еллык температураның тизрәк җылына башлавы күзәтелә, аның тизлеге - 10 елга 0,54 градус тәшкил итә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, климат сизелерлек үзгәрә. "Һаваның һаман саен җылына баруы күзәтелүе - йөз ел эчендә температураның уртача 3,5 градуска артуын аңлата. Ягъни бүген, әйтик, ул - 5 градус, ә йөз елдан соң 8,5 градус булачак", - ди синоптик. Әлбәттә, мондый вәзгыять, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагында яңа эш алымнары: җирләрне эшкәртүдә, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм сугаруда яңа технологияләр кертүне таләп итәчәк.
Быел сентябрьдән Татарстанда автоматик агрометеорологик күзәтү постлары пәйда булачак. Алар туфракның дымлылыгын, температурасын тикшереп торырга мөмкинлек бирәчәк. Россиядә авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан әлеге күзәтү системасы кертелгән өч субъектның берсе булды. Бу җиһазның бәясе 400 мең доллар тәшкил итә.
2016 ел җылы килде
Татарстанның Гидрометеорология идарәсе белгечләре 2016 елны гадәттәгедән җылырак булды дип бәяли. Республикада еллык уртача температура климатик нормадан 1,9 градуска артыграк булган, шундый ук аномаль уртача еллык һава температурасы 1975 елда да күзәтелгән.
Моннан да җылырак еллар исә 1995, 2008 һәм 2013 елларга туры килә: ул чагында аномаль уртача еллык һава температурасы 2,6, 2,4 һәм 2,1 градус тәшкил иткән.
2016 елда республикада җәй аеруча җылы килүен - сезонның уртача аномаль температурасы нормадан 5,0 градуска югарырак булуын да искәртик. Ә үткән көз, киресенчә, нормадан - 0,5 градуска салкынрак булды.
Республика территориясе буенча үткән ел явым-төшем күләме климатик нормага якын: нормадан 102 процентны тәшкил итә. Яңгырларга кытлык августта күзәтелгән (норманың 43 проценты), ә сентябрьдә 167 процентка җиткән (86 миллиметр).
Июль кызу булачак
Россиянең Гидрометеорология үзәге күпьеллык күзәтүләргә таянып, 2017 елның вегетация чорына, ягъни апрельдән сентябрьгә аена кадәр һава шартларын фаразлады. Шулай итеп, синоптиклар быел, 69-72 процент ихтималлык белән, Россия территориясенең зур өлешендә уртача күрсәткечләргә якын һәм аннан югарырак температура режимы көтелүен искәртә.
Урал һәм урыны белән Идел буе, Себер федераль округларында һаваның уртача температурасы нормадан югарырак булырга мөмкин. Россиянең Европа территориясендәге көньяк өлешендә һәм Урал федераль округында явым-төшемнәр нормадан азрак тәшкил итәр дип фаразлана.
Синоптиклар быел бигрәк тә Көньяк федераль округында, Себер федераль округының көньяк-көнчыгыш һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көньягында янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлекне вакытыннан алда башларга киңәш итә.
Татарстанга килгәндә, апрель, май һәм июнь айларында һаваның уртача температурасы нормада, күпьеллык күзәтүләргә тәңгәл килергә тиеш. Апрельдә уртача температура - 4,4 градус җылы (уртача явым-төшем күләме - 32 миллиметр), майда - плюс 13 градус (явым-төшем - 36 миллиметр), июнь аенда 16,9 градус җылы (явым-төшем - 62 миллиметр) булыр дип көтелә.
Июль аенда исә һава температурасы нормадан югарырак (норма - уртача 19,1 градус), ә явым-төшемнәр нормага якын (64 миллиметр) булыр дип фаразлана. Җәйнең соңгы аена, августка, гадәттәге күрсәткечләрне юрыйлар: уртача җылылык - 16,8 градус, явым-төшем күләме 55 миллиметр тәшкил итәргә тиеш.
Синоптиклар җылы көз фаразлый, көзнең беренче ае - сентябрьдә һава температурасы нормадан җылырак булырга мөмкин. Явым-төшемне дә нормадан күбрәк көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X