Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавирус сәбәпле яңа чикләүләр кертергә җыеналар

Чикләүләр массакүләм чараларга кагылырга мөмкин

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

«Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин. «Тамашачылар концерт залына QR-код буенча керергә мөмкин, бу вариантны да карыйбыз. Әлегә фикер алышабыз», — дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев