Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып табиблар алачак

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков  бу хакта хәбәр итте.

«Киләсе атнада республикага “Спутник V“ вакцинасының беренче мең дозасы килеп җитүен көтәбез. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә, коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаучы табибларга вакцинация ясалачак», - дип искәртте ул.

Министр урынбасары вакцинациянең эш урыны буенча оештырылачагын әйтте. Аны поликлиникаларның мобиль бригадалары үткәрәчәк.

Вакцинация алдыннан табиблардан ПЦР-мазок алачаклар һәм алар коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест тапшырачак. Алар өчен бу процедура бушлай булачак.

Барлык әзерлек чаралары да инде башланган, препаратны саклау өчен урыннар әзерләнгән, дип сүзен төгәлләде Жаворонков.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев