Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда март аеның ничек буласын фаразлаганнар

Җылы һаваның тизрәк килүенә өметләнәсе юк

 

Март аенда Россиянең берничә төбәгендә, шул исәптән урта полосага керүче төбәкләрдә, димәк, бездә дә суык булуы көтелә. Гидрометеоүзәк лабораториясе мөдире Людмила Паршина “Российская газета”га шундый фараз ирештергән.

Аерым алганда, Архангельск, Волгоград, Ростов өлкәләрендә, Краснодар һәм Стврополь крае, Коми, Ненец автономияле округында суык һава фаразланыла, дигән ул.

Шулай ук безнең урта полосага да җылы һаваның тизрәк килүенә өметләнәсе юк. ““Март урта полоса өчен язгы ай ук булып бетмәячәк. 27 мартта гына тәүлеклек уртача температура нульгә тигезләшәчәк”, – дип, Паршина шушы көннән соң гына җылыта башлаячагын искәрткән.

Явым-төшемгә килгәндә, безнең Идел буе төбәгендә, илнең Европа өлешенең төньяк-көнбатыш төбәге, Урал, Тверь өлкәсендә һ.б. карының да, яңгырының да күп булуы көтелә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

 http://agryz-rt.ru/news/ava-toryshy/tatarstanda-mart-aeny-nichek-bulasyn-farazlagannar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев