Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп программасына кеше хокуклары буенча дәреслекләрне кертергә планлаштыралар

Дәреслекләрне «Адымнар» белем бирү учреждениеләре һәм КФУның мәктәпләре өчен булдырачаклар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты федераль белән берлектә республика мәктәпләренә Кеше хокуклары буенча дәреслекләрне кертергә планлаштыра. Бу хакта ТР омбудсмены Сәрия Сабурская сөйләде.

"2021 елда КФУ һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 5-11 сыйныф укучылары өчен дәреслек әзерләүне планлаштырабыз", - ди Сабурская.

Ул билгеләп үткәнчә, «Адымнар» белем бирү учреждениеләре һәм КФУ каршындагы мәктәпләр өчен дәреслек булдыру планлаштырыла. Әмма башта уку әсбабын эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев