Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пенсионерларны асрамага бирәләр - кем ала?

Киләсе 2017 елдан Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы яңа проект башлый. Ул - «Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә» дип атала. Шулай итеп, киләсе елда үзләрен-үзләре карарга сәләтсез өлкән яшьтәге кешеләрне 30 гаиләгә тәрбиягә урнаштырырга телиләр. Әлбәттә, андый гаиләләрне катгый рәвештә сайлаячаклар. Монда гаиләнең матди хәленә, өйдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә...

Киләсе 2017 елдан Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы яңа проект башлый. Ул - «Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә» дип атала.
Шулай итеп, киләсе елда үзләрен-үзләре карарга сәләтсез өлкән яшьтәге кешеләрне 30 гаиләгә тәрбиягә урнаштырырга телиләр. Әлбәттә, андый гаиләләрне катгый рәвештә сайлаячаклар. Монда гаиләнең матди хәленә, өйдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә игътибар биреләчәк.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гаилә әгъзаларының сәламәтлеге, законнарны тыңлаучанлыгы да тикшереләчәген әйтә. Ягъни беркем дә бу картларны үзләренең кесәсен калынайту өчен файдалана алмаячак. Өлкән яшьтәге кешене караган өчен түләнүче акчаның күләме аның инвалидлык төркеменә һәм кеременә бәйле булачак. Минималь сумма - 4 мең сум күләмендә билгеләнгән, шуңа тагын пенсионер кеременең 75 проценты өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев