Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда үрдәк, шөлде, бытбылдык һәм кыр тавыкларына ау тәмамланды

Татарстанда су, сазлык-болын, кыр һәм дала кошларын аулауның җәйге-көзге сезоны тәмамланды. Бу турыда Татарстан Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Аучылар соңгы срок тәмамланганнан соң 20 көн эчендә аулаган хайваннар турында хисап тотарга тиеш. Моның өчен табышка рөхсәт документындагы таблицаны тутырырга һәм аны алган урынга җибәрергә кирәк.

Аучылар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкин. Аучының коралын конфискацияләү, 500 сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салу яки ике елга ауга чыгу хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Тәлләтәвеч һәм ала каргага ау сезоны дәвам итә һәм 31 декабрьдә тәмамланачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197046/

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X