Заман сулышы

Татарстанда шикәр чире проблемалары буенча кайнар линия ачыла

Татарстанда 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, шикәр чире проблемаларына кагылышлы сорауларны кабул итеп алу өчен кайнар линия эшли. Кайнар линия эшчәнлеген Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе гамәлгә куя. Татарстанда яшәүчеләр 9:00-17:00 сәгатьләрдә үзен кызыксындырган сорауларын Казандагы 8(843)273-16-34 телефон номерына шалтыратып...

Татарстанда 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, шикәр чире проблемаларына кагылышлы сорауларны кабул итеп алу өчен кайнар линия эшли.


Кайнар линия эшчәнлеген Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе гамәлгә куя.

Татарстанда яшәүчеләр 9:00-17:00 сәгатьләрдә үзен кызыксындырган сорауларын Казандагы 8(843)273-16-34 телефон номерына шалтыратып әйтә ала.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья сәламәтлек көне быел "Диабетны җиңәбез!" шигаре астында уза.

http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: