Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда татар телендә балалар өчен телеканал барлыкка киләчәк

Татарстанда татар телендә балалар телеканалы концепциясен булдыру буенча эш группасы барлыкка килгән. Белгечләр фикеренчә, республика нәни тамашачылар өчен татар телендәге сыйфатлы телевизион продуктка мохтаҗ. «ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислеге астында Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм мәсьәләләре буенча эш группасы утырышы узды. Анда балалар өчен татар телендә теленакалын...

Татарстанда татар телендә балалар телеканалы концепциясен булдыру буенча эш группасы барлыкка килгән. Белгечләр фикеренчә, республика нәни тамашачылар өчен татар телендәге сыйфатлы телевизион продуктка мохтаҗ. «ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислеге астында Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм мәсьәләләре буенча эш группасы утырышы узды.

Анда балалар өчен татар телендә теленакалын барлыкка китерү турында да сүз барды», - дип хәбәр ителә эш группасы утырышы нәтиҗәләрендә.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге телеканал күңел ачу һәм белем бирү функцияләрен үтәргә тиеш.

«Балалар өчен татарча телеканалның концепциясен булдыру өчен махсус эш группасы булдырылды. Ул яңа канал өчен исем уйлап табарга һәм 0+ яшьтәгеләр өчен иң әйбәт телетапшыру проектлары конкурсын оештырырга тиеш», - дип хәбәр итте РТ Президенты матбугат үзәге.
Утырышта катнашучылар шулай ук милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем алуны камилләштерү һәм Интернетта татар сегментын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Татарстанда «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы эшли. Ул 2013 елда төбәк хакимияте тарафыннан расланды. Программасың гомуми финанслау күләме 1,1 миллиард сумны тәшкил итә. Аның максаты - республикада татар, рус һәм башка телләрне, шулай ук башка төбәкләрдә татар телен саклау, өйрәнү һәм үтстерү өчен шартлар тудыру. Бу - республикада телләрне үстерү буенча өченче дәүләт программасы. 2016 елда программаның финанс ягы 182 миллион сумны тәшкил итте.

http://addnt.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X