Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда укучы бала газ торбасы шартлады дип алдалап, махсус хезмәт чакырткан

Түбән Камада 10 яшьлек малай телефон аша газ торбасы шартлавы турында хәбәр иткән. Кичә көндезге 3ләрдә 112 бердәм диспетчер хезмәте телефонына Түбән Камада Химиклар проспекты буенча 1 йортта газ торбасы шартлады һәм төтен чыга дигән хәбәр алына, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама буенча Баш идарәсе күзәтчелек...

Түбән Камада 10 яшьлек малай телефон аша газ торбасы шартлавы турында хәбәр иткән.

Кичә көндезге 3ләрдә 112 бердәм диспетчер хезмәте телефонына Түбән Камада Химиклар проспекты буенча 1 йортта газ торбасы шартлады һәм төтен чыга дигән хәбәр алына, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рамил Насыйбуллин.

Һәлакәт урынына шәһәрнең бөтен махсус хезмәтләре экипажлары җибәрелгән - коткаручылар, полиция, табиблар һәм газ хезмәте хезмәткәрләре чакырылган. Әмма алар күрсәтелгән адрес буенча берни дә булмаган.

Чакыру килгән номерга шалтыратып диспетчер Түбән Каманың бер мәктәпбенең өченче сыйныф укучысы шаяруын ачыклаган. Балалар мәктәптән кайтканда берсе икенчесенә махсус хезмәткә шалтыратып шаярырга тәкъдим иткән. Малай 112 номерына шалтыраткан.

Аның әнисе төнге сменадан кайтып, йокларга яткан булган, малае телефон трубкасын биргәч аптыраган, диспетчер шалтырату сәбәбен аңлаткан.

Бала һәм аның ата-анасы белән сөйләшү алып барылган. Бөтен материаллар да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама буенча Баш идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган. Якын арада тикшерү үткәреләчәк, ә шаян малайның әти-әнисе полициягә чакырылачак.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X