Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда янгынга каршы режим кертелә

Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400 мең сум штраф түлиячәк. 15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында...

Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400 мең сум штраф түлиячәк.

15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.

«Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте Сергей Сергеев.

Ул узып баручы елда республикада 570 янгын чыгуын, аларда 70 кеше үлүен,49 кешенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын искә төшереп узды. Янгыннардан килгән матди зыян 24 миллион сум булган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев