Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда үзмәшгульләргә больничный түләү механизмы булдырылды

Татарстанда үзмәшгуль гражданнарны иминиятләштерү программасын эшләгәннәр, ул больничный лист һәм юридик ярдәм чыгымнарын кайтаруны күздә тота. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.

 

Программа үзмәшгульләр өчен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе тарафыннан төзелгән. Иминият очрагы килеп җиткәч, страховкаланган үзмәшгуль документлар комплектын җыя һәм эшләмәгән һәр көн өчен иминият суммасының 0,3 процентын тәшкил иткән компенсация өчен мөрәҗәгать итә. Әмма ул сумма 10 мең сумнан да артык булалмый.

Полис рәсмиләштергәндә үзмәшгульләр шулай ук бәхетсезлек очракларыннан һәм гражданлык җаваплылыгыннан иминият акчасы ала. Алар шулай ук квалификацияле юридик ярдәмгә исәп тота ала, бу да яңа эш башлаучы эшкуар өчен мөһим.

Татарстан Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин ачыклаганча, республикада үзмәшгульләр өчен кредит продуктлары булдыру буенча эш алып барыла. «Аларга бизнесны үстерүгә ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген бирү мөһим. «Эшмәкәрлек эшчәнлеге шартларын яхшырту» федераль проекты нигезендә «МСП Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ алдында мондый финанс ярдәм чараларын эшләү бурычы тора», – диде Сибгатуллин.

Бүгенге көндә Татарстанда 17,5 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Алар таксистлар, фермерлар, пешекчеләр-кондитерлар, тегүчеләр, фотографлар, копирайтерлар, маркетологлар, бухгалтерлар һәм дәүләт хезмәткәрләре. Алар бюджетка НДФЛ кысаларында 13 процент урынына һөнәри керемгә 4-6 процент салым түли.

 

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/07/05/189347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев