Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстандагы юл фаҗигасендә һәлак булучылар гәүдәләрен ике көн эчендә танырга ниятлиләр

Зәй янындагы автобус катнашында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә барлык үлүчеләрнең гәүдәләрен тануны табиблар чәршәмбегә төгәлләргә планлаштыра. «Әгәр биологик материалның сыйфаты кирәкле тикшерүләр уздырырга мөмкинлек бирсә һәм кабат-кабат тикшерәсе булмаса, ике көн эчендә без төп тикшерүләрне уздырырыга уйлыйбыз», - дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Ул шулай ук...

Зәй янындагы автобус катнашында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә барлык үлүчеләрнең гәүдәләрен тануны табиблар чәршәмбегә төгәлләргә планлаштыра.

«Әгәр биологик материалның сыйфаты кирәкле тикшерүләр уздырырга мөмкинлек бирсә һәм кабат-кабат тикшерәсе булмаса, ике көн эчендә без төп тикшерүләрне уздырырыга уйлыйбыз», - дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Ул шулай ук ике һәлак булучы буенча табиблар раслау алганлыгын әйтте. «Хәзер аларның гәүдәләрен тапшыру мәсьәләсе хәл ителә», - дип өстәде Вафин.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга юл тоткан пассажир автобусы кичә төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X