Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга Дагыстаннан корбан сарыклары кертелмәячәк

Бу хәл Дагыстанның электрон ветеринария документына каршы булуына бәйле, диде Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов.

Татарстанга ел саен корбан сарыклары  Дагыстаннан күпләп китерелсә, быел бу күренешкә нокта куелырга мөмкин. Дагыстан – электрон ветеринар сертификат куллануга каршы чыккан төбәк, шуңа күрә Татарстан рәсми төстә Дагыстаннан корбанлык сарыклар ала алмый. Димәк, республикага сарыкларның законсыз юл белән килү ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтте.

“Без инде бүгеннән үк Дагыстан Республикасы өчен ут йотып торабыз. Бу – Россиянең электрон ветеринария сертификаты кертү хакындагы канунына максатчыл рәвештә каршы килә торган төбәге. Шуңа күрә без быел Дагыстаннан рәсми төстә корбан сарыклары кабул итә алмабыз, мөгаен. Әмма сарыкларны законсыз кертү булачак. Без моңа әзер һәм постларда контроль көчәйтеләчәк”, – диде Булат Нуриәхмәтов.

Белгечләр корбан сарыгы сатып алырга теләүчеләргә сатучыдан ветеринар озату сертификатын сорарга киңәш итә.

Чыганак һәм фото:http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/24/162703/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев