Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга яшь гаиләләргә торак алу өчен 5,1 миллион сум федераль субсидияләр бирелә

Шушы максатларда Россиянең 75 субъекты арасында быел 4,234 миллиард сум акча бүленә. Татарстан яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзүдә ярдәм итү өчен быел федераль бюджеттан барлыгы 5,1 миллион сум субсидия алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган әлеге карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Быел федераль бюджеттан әлеге максатларга 75 субъект...

Шушы максатларда Россиянең 75 субъекты арасында быел 4,234 миллиард сум акча бүленә.

Татарстан яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзүдә ярдәм итү өчен быел федераль бюджеттан барлыгы 5,1 миллион сум субсидия алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган әлеге карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Быел федераль бюджеттан әлеге максатларга 75 субъект арасында барлыгы 4,234 миллиард сум бүленәчәк. Дәүләт программасы буенча, торак шартларын яхшырту таләп ителгән яшь гаиләләргә балалары булмаган очракта торак бәясенең кимендә 30 проценты, ә балалары булганнарга кимендә 35 проценты күләмендә дәүләттән субсидия акчаларын бирүне күз уңында тота.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев