Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде

Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.

 

Быелдан социаль ипотека буенча торак алу норматив актларына үзгәрешләр кертелде.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Булат Гыйльманов сүзләренчә, мәйдан нормативы 20-30 процентка арттырылган.

Аның сүзләренчә, бер кеше норма буенча 33 квадрат метрга дәгъва итә ала. Ташламалы бәя буенча сатып алырга мөмкин булган мәйдан 39,6 кв метр тәшкил итә. Хәзер ташламалы бәядән 43 квадрат метрга якын мәйданны алырга була.

Шулай ук гражданнар нормативтан артык мәйдан өчен тулы түләүне кертмичә дә торак сайлау конкурсында катнаша ала. Быел нормативтан артык мәйданның 1 кв. метры бәясенә карата коэффициент 1,5тән 1,2гә кимегән. Нормадан артык мәйдан өчен фатир алганчы ук түләргә кирәк булган булса, хәзер аны барлык периодка сузарга була. Моның өчен беренче взносның 10 процентын түләү дә җитә.

Бу елның тагын бер әһәмиятле шарты: программада катнашучыларның салым буенча бурычлары булырга тиеш түгел .

 

"Татар информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев