Татарстанның бер шәһәрендә шартлау булган
Чаллының Яр Чаллы микрорайонында шартлау булган, берәү җитди зыян күргән, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. 1 нче Яр буе (Береговая) урамында ир-ат "болгарка" белән 200 литрлы мичкәне кисә торган булган. Мичкә эчендә чыгып бетмичә калган сыек газ парлары булган. Шул сәбәпле мичкә шартлап, нәтиҗәдә 31 яшьлек ир-ат башына күпсанлы...
Чаллының Яр Чаллы микрорайонында шартлау булган, берәү җитди зыян күргән, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.
1 нче Яр буе (Береговая) урамында ир-ат "болгарка" белән 200 литрлы мичкәне кисә торган булган. Мичкә эчендә чыгып бетмичә калган сыек газ парлары булган. Шул сәбәпле мичкә шартлап, нәтиҗәдә 31 яшьлек ир-ат башына күпсанлы җәрәхәтләр алган, бит сөякләре сынган.
Фаҗига урынына "Ашыгыч ярдәм" һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта полиция булган хәл буенча өстәмә мәгълүматлар туплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев