Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә Көзге уңыш бәйрәмен күңелле итеп үткәрделәр (+фотолар)

Түбән Чыршылы мәктәбендә узган бәйрәм фотоларына карагач, аның күңелле, позитив үткәнлеге күренеп тора. Бәйрәмдә мәктәпнең барлык сыйныфлары да катнашкан.

Мәктәпкә тәүге адымнарын ясаган Динислам Әхмәтшин белән Әмир Насыйбуллинның гөмбә биюе барысын да шаккатырган. Үзләре гөмбә малайлары булып киенгәннәр, өйдәгеләр белән бергә гөмбәдән салат ясаганнар, бавырсак пешергәннәр, көзге букетлары да сокландыргыч иде.

2нче сыйныфтан алып 4нчегә кадәр укучыларның костюмнары матур, нәкъ көз темасында булды. Алар кишер бәлеше белән башкаларны да сыйладылар.

5нче сыйныфтан бәйрәмгә Көз кызы – Илсия Камалтдинова килде. Ул буш кул белән килмәгән, кәрзинен көзге муллык белән тутырган.

6нчы сыйныфта укучыларны – синоптиклар дип әйтергә була. Алар һава торышы үзгәргәнен белеп тора. Яңгыр явуын да белеп, зонтиклар белән килгәннәр.

7нче сыйныфлар – артистлар, сәхнә йолдызлары. Алар шук та, шаян да. Бишесе дә үзенчәлекле салат ясаганнар. Ә костюмнары тагын да искиткеч.

8нче сыйныфтагы егетләр уңган да икән. Агачтан төрле эшләнмәләрне бүләк итеп алып килгәннәр.

9нчы сыйныфта “Пушкин”да, “Тукай”да бар. Әйе, алар нәкъ шул шагыйрьләр төсле киенеп, Пушкин хәтта сакал ябыштырып, бәйрәмгә килделәр. Әлеге шагыйрьләрнең көз темасына язылган шигырьләрен сөйләделәр, Гөлия Камалтдинова, чын рәссамнар төсле,  көз темасына рәсем ясаган. Әзерләгән табыннары да мул, бай иде.

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X