Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Кама районында 11 айлык сабый янып үлгән

Түбән Кама районында "Түбән Кама нефтехим" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бакча биләмәсендә чыккан янгын йорт һәм мунчаны көлгә әйләндергән. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Урында хокук саклау органнары, янгын сүндерүче тикшерүчеләр...

Түбән Кама районында "Түбән Кама нефтехим" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бакча биләмәсендә чыккан янгын йорт һәм мунчаны көлгә әйләндергән. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Урында хокук саклау органнары, янгын сүндерүче тикшерүчеләр эшли.

Якынча мәгълүматларга караганда, өйдә 31 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8, 6 яшьлек, 11 айлык өч улы булган. Төпчек улы аерым бүлмәдә йоклаган. Ана һәм олы малайлар сабый яткан бүлмә ишеген ача алмаган, чөнки пластик эреп төшкән. Тәрәзә аша чыгарганга олы малайлар исән калган, ә кечкенәсе янып үлгән. Ана үзе тын юлы пешү җәрәхәтләре белән госпитализацияләнгән.

Социаль челтәрләрдә фаҗига буенча фикер алышулар колач җәя.

- Коточкыч яңалык. Тагын бала үлгән...

- Бала бик кызганыч. Авыр туфрагы җиңел булсын.

- Янгын сүндерүчеләр ник янгынны тизрәк сүндерә алмый икән? Совет чорында бернинди әзерлексез, белемсез, махсус киемсез янгыннан кешеләрне чыгаручылар турында үрнәк итеп сөйли иделәр... кебек комментарийлар бар.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев