Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга? (сорау-җавап)

Без ай саен берничә оешмага түләүләр түлибез, аларның квитанцияләре җыелып бара. Өебездә инде 2005 елларда ук түләнгән квитанцияләр саклана. Ташларга куркабыз. Компьютерларда, русча әйтсәк, "сбой" була калса, түләгәнебезне ничек расларбыз дип борчылудан җыелган кәгазьләр инде ул. Өйдә ничә еллык квитанцияләр сакланырга тиеш икән? Рәхимә ХӘСӘНОВА Россия Хөкүмәтенең 6.05.2011елгы 354санлы карарында...

Без ай саен берничә оешмага түләүләр түлибез, аларның квитанцияләре җыелып бара. Өебездә инде 2005 елларда ук түләнгән квитанцияләр саклана. Ташларга куркабыз. Компьютерларда, русча әйтсәк, "сбой" була калса, түләгәнебезне ничек расларбыз дип борчылудан җыелган кәгазьләр инде ул. Өйдә ничә еллык квитанцияләр сакланырга тиеш икән?

Рәхимә ХӘСӘНОВА

Россия Хөкүмәтенең 6.05.2011елгы 354санлы карарында әйтелгәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне раслаучы документларны, түләгән көннән алып, ким дигәндә өч ел сакларга кирәк. Шулай ук Россия Федерациясе Гражданлык Кодексында "дәгъва срогы" дигән төшенчә бар, ягъни бозылган хокукны яклау өчен өч ел эчендә судка мөрәҗәгать итәргә була.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турындагы квитанцияләрне саклау срогы турында закон юк. Әмма РФ Гражданлык Кодексында 3 еллык дәгъва срогы каралган. Бурычларны түләтү өчен дә срок - 3 ел. Әмма квитанцияләрне мөмкин булганча озаграк сакларга кирәк, чөнки дәгъва срогының бетүе судка мөрәҗәгать итү өчен киртә була алмый. Икенче төрле әйткәндә, дәгъва бирү хокукы өч ел үткәннән соң да саклана. Ник дигәндә, суд тикшерүе барышында дәгъва срогының өзелгән, туктатып торылган булуы яки яңадан кайтарылырга тиешлеге ачыкланырга мөмкин. Әгәр җавап тотучы дәгъва срогы үтүенә сылтый, суд бу срокны өзү яки туктатып тору өчен нигез тапмый икән, дәгъва канәгатьләндерелми.

http://www.kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X