Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“ТНГ-Групп” җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады

"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. Бу турыда хезмәт коллективы җыелышында хәбәр иттеләр. Җыелган халык алдында "ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов чыгыш ясады. Ул рәсми рәвештә үзенең эштән китүе хакында хәбәр итте. Ринат Гата улы Харисов әле предприятиедә 42 ел эшли. Аларның 21елы - җитәкче...

"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. Бу турыда хезмәт коллективы җыелышында хәбәр иттеләр.

Җыелган халык алдында "ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов чыгыш ясады. Ул рәсми рәвештә үзенең эштән китүе хакында хәбәр итте.

Ринат Гата улы Харисов әле предприятиедә 42 ел эшли. Аларның 21елы - җитәкче вазифасында. Аның сүзләре буенча, ул елларда ил тарихка зур йогынты ясаган глобаль вакыйгалар кичерә. Социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрнең башка формасына күчәләр. Шуңа да карамастан, Ринат Харисов билгеләп үткәнчә, коллектив иң авыр хәлләрне дә лаеклы җиңеп чыга.

"Без сезнең белән бердәм коллектив булып, "Татнефтегеофизика"ны Россиядә иң олы һәм алдынгы геофизик предприятие дәрәҗәсенә кадәр үстерә алдык. Лаеклы эшегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм! "ТНГ-Групп"ның барлык казанышлары - сезнең хезмәтегез һәм эш нәтиҗәләрегез. Шигем юк, оешма геофизика олимпында алдагы көннәрдә дә бик күп югарылыкларга ирешәчәк", - дип сүзен йомгаклады Ринат Харисов.

Россиядә иң зур нефть-сервис компанияләренең берсе - "ТНГ-Групп" җитәкчесе итеп генераль директорның җитештерүне үстерү буенча беренче урынбасары Ян Галим улы Шәрипов билгеләнде.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев