Заман сулышы

Тәртип өчен бүләкләнделәр

"Территория закона" республикакүләм конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында. "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдә керткән өлеше өчен" номинациясендә Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов лауреат булган. "Шәхси сак предприятиеләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауда керткән өлеше өчен" номинациясендә...

"Территория закона" республикакүләм конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында.
"Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдә керткән өлеше өчен" номинациясендә Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов лауреат булган. "Шәхси сак предприятиеләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауда керткән өлеше өчен" номинациясендә "Страж" шәхси сак предприятиесе директоры Мансур Гыйльморадов икенче урын алган. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу үзәгендә узган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: