Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музеенда элемтә үсеше чорларын күрергә була (+фотолар)

“Күгәрчен почтасы”, фронт хатлары, Морзе әлифбасы – әлеге сүзләр аша элеккеге еллар искә төштеме? Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музее “Барысы да элемтә турында” күргәзмәсе аша гади хатлардан алып, спутник челтәренә кадәрге элемтәләр тарихын белергә, күрергә мөмкинлек тудырды.


Быел Татарстанда – Цифрлаштыру елы. Әлеге уңайдан Туган якны өйрәнү музее беренчеләрдән булып, күргәзмә оештырып җибәрде. Элемтәгә кагылышлы 80ләп экспонат җыелган. Музей хезмәткәре Фәһимә Минязева әйтүенчә, музейның социаль челтәре аша башта халыкка экспонатлар туплауда ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать иткәннәр.

Фронт хатлары шулай ук музейда үз урынын тапкан. Аерым зал теле-радио һәм компьютер элемтәсе чараларына багышланган. Чыннан да, хәзер технологияләр көн саен диярлек үзгәреп тора. Мәсәлән, гади телефон аппаратын гына алыйк. Күргәзмәдә аның берничә төрлесе куелган. Телефон яшәү чорында күп үзгәрешләр күргән. Шулай ук биредә почта маркалары фотолары, шәхси архивлардан телеграммалар да бар.

Кыскасы, күргәзмәнең барлык серен дә ачып бетермик, моны үзегез килеп күрсәгез, яхшырак була. Ул март аена кадәр эшләячәк әле.
Бүгенге көндә музейдагы элемтә турындагы күргәзмәдә почтальон сумкасы лаеклы рәвештә үз урынын табар иде, ләкин ул юк. Бәлки, кемдәдер ул сакланадыр, музей хезмәткәрләре, хәбәр бирүче булса, бик шат булыр идек, диләр.

Музейның телефоны: 8(85595) 5-05-91.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә краеведческий музей лениногорск элемтә турында