Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туры килерме: апрель аена халык сынамышлары

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

 

Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы...

Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.

Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

 

http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aprel-aena-khalyk-synamyshlary

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/aprel-aena-khalyk-synamyshlarygo

Фото:  /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев