Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төзелештә фаҗига: 48 яшьлек ир-ат үлгән (+фото)

Казанда төзелештә бүген чираттагы фаҗига теркәлде. Р.Зорге һәм Имәнлек урамнары чатындагы 19 катлы йортның тышкы стенасында эш алып баручыларның төзелеш басмасы җимерелгән. Гадәттән тыш хәл бүген төшкә кадәр булган. Фаҗига алдыннан эшче төзелеш басмасында 7 нче кат биеклектә басып торган. Төзелеш басмасы җимерелгән һәм эшче корылма белән бергә өч катлы...

Казанда төзелештә бүген чираттагы фаҗига теркәлде. Р.Зорге һәм Имәнлек урамнары чатындагы 19 катлы йортның тышкы стенасында эш алып баручыларның төзелеш басмасы җимерелгән.
Гадәттән тыш хәл бүген төшкә кадәр булган. Фаҗига алдыннан эшче төзелеш басмасында 7 нче кат биеклектә басып торган. Төзелеш басмасы җимерелгән һәм эшче корылма белән бергә өч катлы янкорма түбәсенә егылып төшкән. Төзелеш басмалары астында калган 48 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән.
Тикшерү органнары җинаять эше кузгалткан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
evening-kazan.ru фотосы
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умер на стройке стройка