Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул ике килограмм помада ашый

И, хатын-кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья! Чыннан да, гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул - йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен - назлы әни, ир-ат өчен - сөекле хатын. Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Түбәндә...

И, хатын-кыз! Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья! Чыннан да, гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул - йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен - назлы әни, ир-ат өчен - сөекле хатын. Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Түбәндә китерелгән мәгълүмат барыбыз өчен дә кызыклы булыр.

Үз гомерендә һәр хатын-кыз уртача ике килограмм помада ашап бетерә.

Гүзәл затлар - мех ярата. Әмма урта гасырларда мехтан эшләнгән бизәнү әйберләре борчалардан саклану чарасы булган.

Хатын-кыз ир-атка караганда уртача 30 процентка күбрәк сөйләшә.

Хатын-кызда аралашу ихтыяҗы көчле затларныкына караганда 1,5 тапкырга югарырак.

Гүзәл затлар ир-егетләргә караганда ешрак елмая, әмма алар 4 тапкырга ешрак елый да.

Хатын-кызлар мәгълүматны берьюлы берничә чыганактан кабул итә ала, аларның ишетү сәләте дә ир-атларныкына караганда яхшырак.

Дөньяда иң югары IQ хатын-кызныкы - 196.

Гүзәл затлар табиблар, шәфкать туташлары, укытучылар, китапханәчеләр, радио-телевидение, газета-журнал редакцияләрендә, идарә аппаратында эшләүчеләр, сәнгать әһелләре, клубларда, көнкүреш хезмәтендә, сәүдә тармагында хезмәт куючылар арасында күбрәк очрый. Сәясәттә, социаль тармакларда, эшкуарлыкта, мәдәният-сәнгатьтә хатын-кызның тоткан урыны бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев