Заман сулышы

Умартачылар чаң суга: «Бал кортына бал җыярга 6 көн вакыт җитә, тик шартлар юк»

Быелгы һава торышы һәр нәрсәгә аяк чалды. Утырткан яшелчәләр авырлык белән тернәкләнә. Ел саен бу вакытта җиләккә, печәнгә төшсәк, быел әле иртәрәк. Умартачылар өчен дә әйбәт түгел соңарган җәй. Уңыш ничек булыр, билгесез. Балчылар быел язгы бал булмады, дип чаң суга. Яз салкын килде, кортлар җәйгә авыр чыктылар. Шунлыктан серкә...

Быелгы һава торышы һәр нәрсәгә аяк чалды. Утырткан яшелчәләр авырлык белән тернәкләнә. Ел саен бу вакытта җиләккә, печәнгә төшсәк, быел әле иртәрәк. Умартачылар өчен дә әйбәт түгел соңарган җәй. Уңыш ничек булыр, билгесез. Балчылар быел язгы бал булмады, дип чаң суга. Яз салкын килде, кортлар җәйгә авыр чыктылар. Шунлыктан серкә әз кайткан. Көннәр «утырып» китсә, бар өмет юкә чәчәгендә диләр. Шөпшәләр очып йөри башласа да, бал булачак дигән сынамыш бар икән.


«Юкә балына да өмет юк, агачны корт ашый»


- Кырык ел бал кортлары асрап, мондый һава торышы күргәнем юк иде, - ди Арча районы Ашытбаш авылыннан Рәис абый Шәкүров. - Сабантуй тирәсендә беркөн суытып ала иде. Әмма болай сузылганы булмады. Быел кортларны чыгарганнан бирле шушындый салкын көннәр тора. Талга да куна алмадылар. Ел саен бал кортлары талга сырса, магазиннар бал белән тула иде инде. Ничек үлмиләрдер, бүген ояда бер грамм да бал юк. Күч аера башлаганнар иде, анысы да тукталды. Бал кайтмагач, кортлар үрчеми дә. Белмим, быел бал булуы икеле инде. Юкә балына өметләнер идек, анысын да корт ашап бетерә бит әле. Ел саен ул 8 июльләр тирәсендә чәчәк ата иде, быел 15 көнгә соңга калды. Юкә урманнарын эшкәртмиләр хәзер. Күбәләк күкәй сала да, яфрагын гына түгел, чәчәген дә ашап бетерә. Безгә ул зәхмәт узган ел килде, юкә балы булмады. Ул күбәләк елына 40 чакрым тизлек белән бара. Личинкалары яфракны кетердәтеп ашый. Аларны салкын да алмый, кызу да. Яфракны чорный алар, яңгыр яуганда шуның астында тора.


Күп умартачылар былтыр юкәне корт ашавын белмәде дә. Юкә балы көтеп утырдылар. Ә агач кап-кара, корт ашап бетереп килә.


Басудагы чүп үләннәре кайчан чәчәк атар, билгесез, ул вакытта көн буламы әле-юкмы? Аллаһы Тәгалә бер мөмкинчелек биреп, шул арада гына бал кортлары эшләп өлгерсә инде. Алты көн вакыт җитә! Алты көндә ояны шыплап бел белән тутыралар кортлар. Бал ташу өчен бит әле ул көндезге һава температурасының + 25 градус булуы гына җитми, төнге температура да +16 градкстан ким булырга тиеш түгел. Нектар төнлә бүленә, умарта аны иртәнге дүрттән төнге унга кадәр җыя.


Язгы балны ел саен ала идек. Алмагач, чия, карлыган кебек җимеш агач-куаклары чәчәк атып бетерүгә, бал суырта идек. Ояда бал булса, кортлар да үрчи. Менә хәзер күкәй салудан туктадылар алар. Әле бит күкәй салганнан соң да 21 көннән генә чыга бит ул бал корты.


"Бал кортлары кырылды, шулай булгач, балга фараз билгеле"


- Былтыр Татарстанда 50% бал корты үлеп бетте бит инде. Башкортстанда 60 %, - ди Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында яшәүче Фәрит абый Шәфигуллин. - Шулай булгач, балның фаразы билгеле инде. Ояда бер грамм бал юк. Көн саен яңгыр да яңгыр. Очарга, эшләргә шартлар юк. Былтыр бу вакытта бал алган идек инде.

Юкә чәчәге бер атна тора, шул вакытта тагын яңгыр яуса, балга өмет юк.

Көз көне 50 баштан 25 баш умартам кырылды. Бер дустымның 100 баштан 40 башка калды. Сәбәбе билгеле аның: геннар нәтиҗәсендә үзгәртелгән (генномодифицированный) көнбагыш һәм рапс. Бу культура басуларыннан читтәрәк булган умарталар исән, безнеке якын иде, корт барып җитәрлек арада. Тукай, Баулы, Түбән Кама районнарында да шушы хәл. Мәсәлән, Оренбург өлкәсендә рапс, көнбагыш чәчелмәгән, анда бал кортлары исән.

"Генномодифицированный" рапстан алган балдан соң, бер елдан гына түгел, бер-ике елдан, кортларның иммунитеты какшый, дип саный умартачы. "Алар теләсә нинди чирдән үләргә мөмкин. Америкада кырылып бетте бит инде бал кортлары. Европада да юк диярлек. Хәзер безнекеләргә күчтеләр", - ди ул.


"Акча эшлибез дип, бөтен табигатьне бетерәләр. Монысы бер. Икенчесе, интенсив технология дигән булып, җирне сөреп тормыйча гына, гербицид сибәләр. Аннан соң чәчәләр. Өсте-өстенә бертуктаусыз агулап торалар. Билгеле, бал кортына бу зыянлы. Кортлар гына түгел, җир дә бетә. Әмма бу хакта уйлаучы юк. Басу кырыендагы агачларга кадәр корып бетә бара бит. Экология вәкилләре аны белми, ул гади халыкның баздан ком, таш алуын күзәтеп, кисәтеп йөри".


"Үзләренә ашарлык та бал юк"

- Кортлар ач. Ояны тотып селкесәң дә, бер кашык бал төшмәс, - ди Минзәлә районы Тау асты Байлар авылыннан Рәмзия апа Гатина. - Табигатьтә нектар юк, барысын да яңгыр юып тора. Көннәр ачылып китсә, җыеп алырлар иде дә бит.


Төгәл елын хәтерләмим, шушындый һава торышы булган иде. Ул вакытта 120 баш умартадан көчкә 1 центнер бал алдык. Быел баллар булмас дибез инде.

Берничә умартачы белән сөйләштек, барысы да: "Шикәр комы алып, ашатмыйча булмас", - диләр.


Юкә чәчәк атканда көннәр матур торса, бер атна вакытта шыплап тула бал белән. Аертырлык та, сатарлык та, үзләренә кыш чыгарлык та җыя алалар көн булса. Көненә алар 4-5, көчлерәкләре 7-8әр кило бал алып кайта. Әмма һава торышының болай торуы кортларны бик хәлсезләндерде. Безнең үзебезнекеләр үлмәде, чөнки без көздән балны күп калдырабыз. Әмма хәзер инде аны ашап бетерделәр. Сатудан калган бераз бал бар иде, ирем шуны әз-әзләп биргәли. Бала чыгарырга көч җыйсыннар дип. Байтак умартачылар кортларының үлүеннән зарланды, ачтан кырылалар. Ач кеше ипигә ничек ябыша, бал кортлары да - мескеннәр, әз генә нектар күрү белән шуңа ябыша. Бал җыябыз дип түгел, яшәр өчен ашарга. Кичә бер умартачы белән сөйләштек: "Калдык-постык балларны болгатып куйган идем, минем үз гомеремдә дә балга шуның кадәр ябышкан кортлар күргәнем юк иде", - ди.


Яңгыр туктаган вакытта чыгып, очып йөриләр инде алар, әмма нектар юк, чыгудан ни файда?! Быелгы һава шартлары умарта корты өчен түгел. Җылы булса, нектар булса, туктамыйча төнлә дә эшли алар. Быел кортлар бер тапкыр да күч аермады. Ирем әйтә: "Болай булса, ике-өч елда кортлар кырылып бетә", - ди. 70 баш умартабыз бар. Элек 120-150шәрне асрый идек тә, балны сату-урнаштыру кыен.


"Узган еллардагы уңышның 50 %ы булыр"


- Күп асрамыйм, 10 баш умартам бар, - ди Азнакай районы Тамытык авылында яшәүче Рәфис абый Гайфуллин. - Безнең авыл Башкортстан белән чиктәш, шуңа безнең бал "башкортныкы" дип йөртелә. Кортлар Башкортстан ягыннан алып кайта уңышны. Дус-туганга, балаларга күчтәнәч итеп өләшү өчен, күңел өчен генә асрыйм. Быел кортлар өчен һава шартлары начар. Чаган, тал, тузганактан бал җыя алмадылар. Карабодай ничек булыр менә. Гел яңгыр явып торгач, анысын чәчеп тә бетермәделәр әле. Юкә чәчәге дә ата алмый азаплана. Һаман яфрак яра. Аның чәчәк атмау ихтималы да бар. Әмма шулай да мин быел узган еллардагы уңышның 50%ы җыелыр дип уйлыйм.


Бал кортлары турында кызыклы фактлар:

- Бал кортының биш күзе бар.
- Бал - бозылмый торган продукт.
- Бер кило бал алу өчен, кортка 8 миллион чәчәккә кунарга кирәк. Ул бер көндә биш мең тирәсе чәчәккә куна.
- Бал корты үз өенә адашмыйча очып кайта.
- Кыш буена бер умарта гаиләсе 30-35 кило бал ашый.
- Бал корты серкәле чәчәк исен бер чакрымнан сизә.
- Чын бал космонавтлар рационына кертелгән.
- Бүксәсенә нектар тутырган бал корты чага алмый.
- Бер оядагы кортны икенче гаиләгә кертмиләр.
- Ана корт көненә 1000 йомырка сала ала.

http://intertat.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: