Заман сулышы

Ураза аенда иртән тору мәҗбүриме?

Иртәгә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана.

Ураза тоту кояш чыгып батканчыга кадәр ач тору гына түгел, аның үз тәртибе бар. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән әңгәмәбез шул хакта. 
Сүзебезне Рамазан аеның савапларыннан башладык. 
– Рамазан аенда саваплар бермә-бер арта. Мәсәлән, гадәти айларда Коръәннең бер аяте булган «бисмилла рахман рахим» сүзендәге һәрбер хәрефкә 10 ар савап бирелә. Сәдакане генә алыйк. 1 сумга 10 савап языла. Рамазан аенда ул 700 гә арттырыла, ягъни 1 сум 700 сум биргән кебек языла. Аллаһы Тәгалә ураза тотучыларга савабын ахирәттә үзем генә бирәчәкмен, аларны җәннәткә аерым ишектән кертермен дигән. Уразаның савабы гына түгел, файдасы да зур. Кеше чистара, пакьләнә башлый, ул бит әле сәламәт яшәү рәвеше дә. 
– Уразаны һәркем дә тота аламы? 
– Әлбәттә. Үз хәлен белгән барча кеше ураза тота ала. Бернинди тыю юк. Әгәр сиңа табиб ураза тоту катгый рәвештә тыела дисә, ул чакта аның киңәшен тоту кирәктер. Бала имезүче әниләр дә сөте кимемәсә, рәхәтләнеп уразага керә ала. Балалар балигъ булганчы ураза тотмаса да була. Кечерәкләр арасында иртән тотып, өйләдә ашап, тагын кичә кадәр уразаны дәвам итү практикасы бар. Бу балалар уразасы. Әгәр авырып китеп яисә сәфәргә чыгып, ураза өзелә икән, аны икенче Рамазанга кадәр теләсә кайсы көндә тотып бетерергә була. 
– Сәхәр вакыты нык иртә. Ураза тотучы йоклап калса? 
– Куркыныч юк. Ашау фарыз түгел. Иң мөһиме, иртәнге сәгать 4тәме, 8дәме, йокыдан уянгач, бүген ураза тотарга ниятләвеңне әйтү һәм авыз ачканчыга кадәр ризыктан, якынлык кылудан тыелу кирәк. 
– Фәһим хәзрәт, Рамазан аеның фазыйләтләрен дә бәян итсәгез иде? 
– Бу безнең иң әһәмиятле, үзебез өчен күп савап эшләп кала торган аебыз. Һәм аның Аллаһы Тәгалә каршында аерым бер статусы бар. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына, гөнаһлы булсалар да, мөгамәләсен үзгәртә. Рамазан аен ничек үткәрсәң, елың шундый була, дигән Пәйгамбәребез. Уразалы булып, гөнаһ кылмыйча, гайбәт сөйләмичә Аллаһы Тәгаләгә якынаеп уздырсак, башка айларга да бәрәкәтен бирер. Пәйгамбәребез ураза тоткан кешене сүкмәскә әйткән. Республика, район җитәкчелеге мөселманнарга зур ихтирам күрсәтә. Хөрмәт йөзеннән Сабантуй бәйрәмнәре кичектерелә. Уразабызны зурлаганнары өчен рәхмәт. 
– Намаз укымаучыга Ураза тоту фарызмы? 
– Шәригатебездә һәрбер гыйбадәт аерым-аерым карала. Намаз уку аерым таләп булса, ураза тоту аерым таләп. Кеше бүген намаз укый алмый, ә ураза тота икән – ул аның файдасын Аллаһы Тәгалә каршында алачак. Кеше намазда да түгел, ураза да тотмый, ә хаҗга бару мөмкинчелеге бар – бу да ярый. 
– Ифтар ашлары быел да планлаштырыламы? 
– Ифтар ашлары күп мәчетләрдә узачак. Бу өйдә әзерли алмаган кешеләргә Рамазан аенда ярдәм дә булып тора. Кайбер мәчетләрдә ифтар ашлары уздыра торган махсус урыннар да бар. Безнең мәчетләрдә меңгә якын кеше ашый. 
– Быел фитыр һәм фидия сәдакасы кеше башыннан ничә сум итеп билгеләнде? 
– Фитыр сәдакасының иң аз күләме – 100 сум. Бу сумма кеше бер тапкыр аңа ашханәдә тулысынча ашый алырлык булырга тиеш. Әлбәттә, аннан күбрәк тә бирергә була. Фитыр сәдакасы Рамазан ае тәмамланганчы гаеткә кадәр бирелсә, яхшы. Кеше авыру сәбәпле, ураза тота алмый икән, Аллаһ каршында бурычлы калмасын өчен фәкыйрь-мескеннәргә кеше башыннан 200 сумнан бирә ала. Бу уразаны акчага сатып алып була дигән сүз түгел. 200 сум бер кеше иртә-кич ашый алырлык дәрәҗәдә. Монысы фидия сәдакасы. 

Рамазан ае мөбарәк булсын!

http://almet-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/uraza-aenda-irtn-toru-mbrime

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим