Заман сулышы

"Виноградинка” салаты

Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак. Әзерләү: майонезга изелгән сарымсакны, чикләвекне салып бутарга. Тавык ботын, груша һәм сырны кубиклап турарга һәм югарыдагы ысул белән бутарга. Килеп чыккан массаны...

Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак.

Әзерләү: майонезга изелгән сарымсакны, чикләвекне салып бутарга. Тавык ботын, груша һәм сырны кубиклап турарга һәм югарыдагы ысул белән бутарга. Килеп чыккан массаны тау сыман өяргә. Өстәлгә чыгарыр алдыннан виноградлар белән бизәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

("Балтач таңнары")

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: