Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Владимир Путин Төркиягә карата санкцияләр кертте

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган указда Төркиягә карата махсус икътисадый чаралар күреләчәге хакында әйтелә. Аерым алганда, сүз түбәндәге үзгәрешләр турында бара: - Төркия оешмаларына Россия территориясендә эшчәнлеген алып баруны тыю яки чикләү. Әлеге оешмалар күрсәтә торган хезмәт яки товарларны Хөкүмәт билгели; - 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия...

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган указда Төркиягә карата махсус икътисадый чаралар күреләчәге хакында әйтелә.
Аерым алганда, сүз түбәндәге үзгәрешләр турында бара:
- Төркия оешмаларына Россия территориясендә эшчәнлеген алып баруны тыю яки чикләү. Әлеге оешмалар күрсәтә торган хезмәт яки товарларны Хөкүмәт билгели;
- 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия гражданнарын эшкә алу тыела (2015 елның 31 декабренә кадәр төзелгән килешүләр үз көчендә кала);
- Төркиядә җитештерелгән товарларны тыю яки чикләү. Исемлек шулай ук Хөкүмәт тарафыннан билгеләнәчәк (шәхси кулланылыш өчен Россиягә кертелгән товарларга чикләү юк);
- Төркия авиакомпанияләренә карата контрольне көчәйтү. Туроператорларга путевкалар сатуны туктату турында фәрман бирелгән;
- 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белән визасыз режим үз көчен югалтачак;
- Азов-Кара диңгез бассейны портлары акваториясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү .
Якын көннәрдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев әлеге Указ белән бәйле төгәл икътисадый чикләүләр турындагы документка кул куячак, дип яза Intertat.ru
http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/12021-vladimir-putin-t%D3%A9rkiyag%D3%99-karata-sanktsiyal%D3%99r-kertte.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санкции против турции