Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел каникулларында лениногорскилылар рәттән тугыз көн ял итәчәк

Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк. Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Киләсе елда беренче...

Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк.

Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Киләсе елда беренче эш көне дүшәмбе, 9 гыйнвар була, дип билгеләп үтә ул. 2017 елның 1 гыйнвары якшәмбегә туры килгәнлектән, россиялеләргә Россия Хезмәт кодексы буенча өстәмә ял көне тиеш. Ул көн җомга, 24 февральдә биреләчәк. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт бәйрәм һәм ял көне - 23 февральдән (пәнҗешәмбе) 26 февральгә (якшәмбе) кадәр булачак.

2017 елның 7 гыйнвары бәйрәм көн шимбәгә туры килә. Хезмәт турындагы закон нигезендә, россиялеләргә шулай ук өстәмә ял көне булачак. Ул дүшәмбегә, 8 май көненә күчерелә. Шулай итеп, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә рәттән - 6 майдан (шимбә) 9 майга (сишәмбе) кадәр дүрт бәйрәм һәм ял көннәре көтелә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев