Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елны ничек үткәрергә?

Яңа елны өйгә туганнар һәм якын дусларны чакырып каршы алырга киңәш ителә. Иң мөһиме - аны күңелле итеп үткәрү: уйнагыз, көлегез, төрле конкурс, мавыктыргыч уеннар оештырыгыз, чөнки кәҗә уйнарга ярата торган хайван. Яңа елны каршылар алдыннан өйне җыештырырга кирәк, бөтен кайгы-борчулар артта, иске елда калсын. Өегезне чын чәчәкләр һәм гөлләр...

Яңа елны өйгә туганнар һәм якын дусларны чакырып каршы алырга киңәш ителә. Иң мөһиме - аны күңелле итеп үткәрү: уйнагыз, көлегез, төрле конкурс, мавыктыргыч уеннар оештырыгыз, чөнки кәҗә уйнарга ярата торган хайван.
Яңа елны каршылар алдыннан өйне җыештырырга кирәк, бөтен кайгы-борчулар артта, иске елда калсын. Өегезне чын чәчәкләр һәм гөлләр белән бизәгез. Зәңгәр һәм яшел төстә яна торган гирлянда элеп куйсагыз да була. Чөнки 2015 елда модада нәкъ шул төсләр булачак.
Кәҗә "оста пешерүче", шуңа да Яңа ел табынына моңарчы пешереп карамаган ризык әзерләгез, күбрәк яшелчә куегыз. Эчемлеккә килгәндә, кем ни тели, шуны ала.
Өске киемгә килгәндә, артык ачык һәм тәнне күрсәтеп тора торган кием сайламаска кушыла. Яңа елда кигән киемне матур прическа, бәйрәмчә макияж тулыландырып торырга тиеш. Бигрәк тә кәҗәгә көдрә чәчле прическалар ошаячак, заколканың да агачтан ясалганын сайлау уңышлы. Макияж өчен табигый ачык төсләр кулланыгыз. Маникюр да артык кычкырып тора торган булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новый год 2015

2
X