Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Иштирәк авылында яшәүче Ризвановлар гаиләсе белән танышыгыз

Мине назлап, яратып үстерүче әти белән әнием турында бөтен дөньяга, Җир шарына, сөйлисем килә. Билгеле инде, һәрбер балага үз әти-әнисе - иң яхшысы, иң кадерлесе. Шулай булуы дөрес тә аның һәм мин моңа бик бәхетле. Шулай да миндә минем Әти -Әнием шикелле кешеләр бүтән юктыр дигән уй көннән көн көчәя,...

Мине назлап, яратып үстерүче әти белән әнием турында бөтен дөньяга, Җир шарына, сөйлисем килә. Билгеле инде, һәрбер балага үз әти-әнисе - иң яхшысы, иң кадерлесе. Шулай булуы дөрес тә аның һәм мин моңа бик бәхетле.
Шулай да миндә минем Әти -Әнием шикелле кешеләр бүтән юктыр дигән уй көннән көн көчәя, ныграк исбатланадыр шикелле.
Әтием Җәмил - Зеленая Роща авыл мәктәбендә физика һәм информатика укытучысы булып эшли. Әнием Гүзәл - Яңа Иштирәк авылы балалар бакчасында - тәрбияче. Без гаиләдә 4 бала үсәбез. Абыем -Нияз, Казан дәүләт медицина университетында белем ала, быел армия сафларында хезмәт итеп кайткач укуын дәвам итәчәк, мин гаиләдә икенче бала, беренче энем Фаяз - 10 нчы сыйныфны тәмамлады, иң кечкенәсе - Аяз - өченче сыйныфка барачак.
Беренче караштан -гап -гади гаилә. Ләкин , бу бөтенләй үк алай түгел.
Гел балалар янында эшләгәнгәме, әллә Ходай шулай яраткангамы - әти-әниемнең мәхәббәтләре безгә карата чиксез, чиксез -Аллага шөкер! Хәзерге заманда балалар ата-аналарыннан кирәк рәвештә наз, җылылык, игътибар алмыйлардыр шикелле. Кешеләр кайдадыр йөгерәләр,ашыгалар, ә иң кадерле кешеләргә вакыт җитми кала.
Беләсезме, бездә, киресенчә,күз тимәсен! Әти белән әнинең ничек кенә вакытлары тыгыз булса да алар безне "күрә" , кирәк чакта мактый, һәм кирәк чакта кырыс та була белделәр һәм беләләр. Ә бу шундый мөһим бит.
Мин аларның ярдәмчел була белүләренә сокланып туя алмыйм! Юк, материаль яктан гына түгел әлбәттә, (ләкин монысы да мөһим), күңелгә, җанга авыр чакта дәва була белүләренә, шатлыгымны уртаклаша белүләренә исем китә. Экзаменны "5"легә бирдемме, ролем килеп чыкмадымы, биегәндә аягымны авырттырдыммы - ни генә булсада тизерәк аларга шалтыратасың. Укып чыккан психологлар да моның хәтле кешене аңлый алыр дәрәҗәгә үсеп җитмәгәндер шикелле миңа.
Ни генә эшләсәк тә ,без дүртебез дә әти белән әнигә тиңләшергә тырышабыз.
Әти белән әниебез сәнгатьне бик яратучы кешеләр. Әтиебез -гармунда, баянда бик шәп уйный, уйный гына да түгел, ул әле бик моңлы җырлый да, шундый итеп үзәкләрне өздерә...
Әниебез -ул әтинең йөзек кашы. Безнең гаиләнең энҗе-мәрҗәне, асыл ташы. бу минемчә - узе бер Талант! Моны бик сирәк кеше белә -ләкин әнинең безне күрсәткән кызыклы пародияләре, бүгенге пародистларга мастер класс булып барыр иде. Һәм әле ул талантлы пешекче дә - аның пешергән ризыкларын ашаучы кешеләрнең ничек әле дә телләре йотылмаган - гаҗәәп.
Киләчәктә мин дә шундый гаилә корырга хыялланам.
Әтием белән Әниемә шундый булып калуларын , безнең игелекне күреп исән-сау яшәүләрен телим! Мин сезне бик яратам, мин сезнең белән горурланып яшим!
Миләүшә Ризванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев