Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Шөгер авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнар истәлегенә һәйкәл төзелә

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел вакыт узды. Тик хәтер – мәңгелек. Әлеге дәһшәтле сугыш еллары турында истәлекләр калырга тиеш.

Яңа Шөгер авылында зур, изге эшкә – һәйкәл төзүгә тотынганнар. Һәйкәл хәйрия акчасына төзелә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Яңа Шөгердән 116 кеше фронтка, ил азатлыгы өчен китә. Шуларның 56сы – чит җирләрдә ятып кала, 60 кешегә туган ягына кайтырга насыйп була.

Яңа Шөгердәге кечкенә генә һәйкәл еллар узу белән искергән, ташлары ишелә башлаган булган. Яңа һәйкәлнең проекты белән хәйрия проектларының инициатив төркеме  - “Творцы жизни” кызыксынган. Башта төркем авылга  килеп сөйләшүләр алып барган, сметалар төзелгән. Әлеге эштә Яңа Шөгер кызы – Алинә Кашапова моңа ныклап керешкән. Хәйрия фонды хисабына һәм авыл халкы ярдәме белән, шулай ук эшмәкәрләр, предприятиеләр, депутатлар булышлыгы белән һәйкәл төзү эшенә керешкәннәр. Бүгенге көндә шактый эшләр башкарылган.  Ә төзелешкә акча җыю бара әле. Битараф булмаучылар әлеге изге эшкә кушыла ала.

-    Проектның суммасы да бик зур. Һәйкәл төзү эшенең чынга ашуына башта ышанмадык та, һәйкәлле булу безнең күптәнге хыялыбыз иде, - дип сөйли Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова. – Тамчыдан күл җыела, диләр. Авыл халкы бу эшкә финанс яктан ярдәм итә. Шулай ук актив депутатларыбыз, предприятиеләр булышты, - ди Лилия ханым.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, җомга 29 октябрь санында укырсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев