Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Якташлар туры эфирда" циклында китапханә Людмила Аланлы белән туры эфир үткәрде

18 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең инстаграм челтәрендә

районның Федотовка авылында туып үскән танылган шагыйрә, композитор, музыкант, җырчы, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хәзерге вакытта Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы белән туры эфир үткәрелде.

Людмила Аланлы – туган ягыбызның горурлыгы, искиткеч талант иясе. Ул Лирик шагыйрә. Үзе дә җыр һәм музыка текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшеннәрнең борынгы гореф-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Эльмира Сөләйманова, Алсу Абелханова, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар.
Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды. Автор шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Туры эфирдан караучы әдәбият сөючеләргә туган телне яратырга, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген асызыклап үтте.
 "Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар  исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз!", дип язалар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев