Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Халисә Ширмән шигырен укыгыз

Уйландыра торган шигырь

Үләм, дисең. 
Ә менә син 
Үлмичә кара яшәп. 
Мамык мендәр урынына 
Булса да салам түшәк, 
Кемдер каймак ашаганда 
Син каты кимерсәң дә, 
Берәү шәраб чөмергәндә 
Син суга тилмерсәң дә, 
Кузгалак диеп капканың 
Булса да яшел әрем, 
Үртәлүнең соң чигендә 
Тамса да күз яшьләрең, 
«Булганына — рәхмәт!» - диеп, 
Ходайга әйтеп кара. 
Яшәвеңнең бер мәгънәсез 
Көннәре үтеп бара... 
Булдырырсыңмы син шуны? 
Булдырырсыңмы, Кеше? 
Әллә инде «үләм» диеп 
Бетерергәме эшне?! 
...Үләм, дисең. 
Ә менә син 
Үлмичә кара яшәп. 
Мең газаптан мең терелеп, 
Бер гади булып, яшьнәп, 
Сызланып кара яшәп... 

Халисә Ширмән 1997

 

Фото:https://pixabay.com/ru/%D0%BF%D0%BE%D1%80%D1%82%D1%80%D0%B5%D1%82-%D1%86%D0%B2%D0%B5%D1%82%D0%BE%D0%BA-%D1%80%D0%B5%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BC%D0%B0-%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D1%83%D1%88%D0%BA%D0%B0-3050076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев